Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар пособиясе балага өч яшь тулганчы түләнәчәк

Бу хакта карар инде кабул ителгән. Акчаны алуның шартлары ачыклана.

Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә яшәү минимумы күләмендә пособие түләнәчәк. Бу хакта Владимир Путин туры элемтә вакытында белдерде.

Элемтә барышында бер яшь әни: “Нигә яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр баланы караучы әниләргә нибары 50 сум гына түләнә?” дигән сорау бирде. “Әйе, мондый түләү бар. Ләкин аны дәүләт түгел, ә бала караучы хатын-кызның эш бирүчесе түләргә тиеш”, - дип аңлатты Президент.

Киләчәктә исә бала караучы әниләргә пособияне балага өч яшь тулганчы түләргә җыеналар. Ләкин әлегә аны алуның тулы шартлары билгеләнеп бетмәгән. Бу ярдәм кайчан түләнергә тиеш: гаиләдәге керем бер кешегә яшәү минимумы ике яки бер ярымнан артмагандамы? Бу хакта хөкүмәттә фикерләшүләр бара әле, диде Владимир Путин.

 

Билгеле булганча, быелдан беренче һәм икенче бала туган гаиләгә өстәмә пособие түләнә башланды. Аның күләме уртача 11 мең сум. 2020 елдан шушы пособияне алучы гаиләләр саны тагын да артачак.

Фото: архив/Муратов Фарит

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса