Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Балалар хакына Аллаһы иремә гомер бирде»

Балык Бистәсе районында урман эчендә урнашкан кечкенә генә бер авыл бар. Мель Починок дип атала ул. Авыл чишмәләргә бай, биредә үзенә хас саф һава, чөнки янәшәдә катнаш урманнар.

Шул авылда яшәүче гаиләләрнең берсе – Зәйнуллиннар белән без дә таныштык. Гөлүсә апа тумышы белән Түбән Тегермәнлек авылыннан. Ташкентта укыган чагында ул Нәзир исемле татар егете белән танышып, гаилә коралар. Туган якларын гел сагынып яшәгән Гөлүсә апа, ире белән, Пүчинкә авылына кайтып төп­ләнә. Белгечлеге буенча ветеринар булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыккач та хайваннардан аерылмый. Бүген 20ләп сарык, сыерлар асрыйлар. Тавык чебешләре дә бар.

Ташкентта чакта ук Зәйнуллиннарның ике балалары туа. Авылга күченеп кайт­кач, 36 яшендә Гөлүсә апа тагын бер бәби алып кайта. Хәзер кече улына да 17 яшь тулган инде. Зәйнуллиннарның олы уллары хәрби. Кызлары да хәрби кешегә кияүгә чыккан. Төпчекләре дә хәрби булырга хыяллана икән.

Моннан өч ел элек гаиләгә тагын дүрт бала килеп өстәлгән. Алар – Гөлүсә апаның сеңлесенең уллары һәм кызлары. Язмыштан узмыш юк шул. Ул адәм баласын төрлечә сыный. Балаларны ятим итәсе килмичә, Зәйнуллиннар аларны үзләренә тәр­бия­гә алган. Балалар беренче көннән үк Гөлүсә апа белән Нәзир абыйга әти-әни, дип дәшә башлаган. Хәзер бу балаларның иң олысына – 19 яшь, кечкенәсе – 10 яшендә. «Шөкер, балалар бик акыллы, өй эшләрендә дә булышалар. Әти-әни, дип кенә торалар. Кызларым сыерга кадәр сава, малайлар да оста куллы», – ди балалары турында Гөлүсә апа.

Гаилә еш кына табигатькә чыга, бергәләп гөмбә, җиләк җыялар. Күмәкләп бәрәңге утырталар, бар эшне бергә эшлиләр. Зәйнуллиннарга тормышның сынауларын шактый кичерергә туры килгән. Нәзир абый биш еллап яман шеш белән көрәшкән. «Табиблар, өмет юк, дигәннәр иде, Алланың рәхмәте, ирем савыкты. Аллаһы шул балалар хакына гомер бирде, ахры, иремә. Әйтергә дә куркам, хәзер күз тимәсен, хәле әйбәтләнде, яман шешне җиңдек дияргә була», – ди әңгәмәдәшем.

Зәйнуллиннар авырлык­ларны җиңәр өчен беренче чиратта, Ходайдан ярдәм, сабырлык сорарга һәм барысы да яхшы буласына ышанырга кирәк, дип киңәш итә. «Авырлыклар үтеп китә ул, Аллаһы савыгып булмастай чирләр бирмәсен, сәламәтлектән аермасын», – ди Зәйнуллиннар.

ТЕГИ: язмышлар Зәйнуллиннар Тегермән Пүчинкәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X