Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район Үзәк мәчетендә балалар өчен ифтар мәҗлесе узды

Изге Рамазан ае ахырына якынлаша. Мөселман кардәшләр бу айда изге гамәлләр  кылырга тырышалар.

Инде  хәбәр иткәнебезчә район Үзәк мәчетендә уразаның беренче ифтар мәҗлесен имам хатыйплар Хәмит Идрисов белән Таһир  Хәлиуллин  берлектә оештырганнар иде.  Бу мисалга күпләр кушылган.

- Рамазан аеның һәр көнендә ифтар мәҗлесе уздырырга теләүчеләр саны күп. Вакыт кысан булганлыктан кайбер көннәрне ике-өч кеше исеменнән уза авыз ачтыру. Кылган гамәлләребез кабул булсын, - ди Хәмит хәзрәт.

Шундый чараларның берсе узган атна ахырында балалар белән дә уздырылды. Аны уздыруда район үзәгендә яшәүче Равил Вәли улы Зарипов  һәм Рус Әшнәге авылы мәчете имам-хатыйбы Нәҗип  Әльмөхәммәтов  мәтди ярдәм күрсәттеләр.

Чараны имам-хатыйп Хәмит Идрисов башлап җибәрде. Аннан имам хатыйп Илфат Вәлиев коръән сүрәләре укыды. Ураза ае, дин сабаклары турында сөйләп узды, балаларга сораулар бирде. Татарстан Республикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова 80 нән артык балага Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге әзерләгән бүләк киемнәрне өләште. “Изге Рамазан аебызда балаларны сөендергән өчен хезмәте кергән һәр кешегә әҗер саваплар бирсен, сәламәт булсыннар”, - дигән теләкләрен җиткерделәр.

 

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса