Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бал кортлары чаккан өчен күршесеннән 100 мең сум акча таләп иткән

Шәһәр судына Әлмәт районы Нолинка авылында яшәүче мөрәҗәгать итеп, күршесеннән бал кортлары чаккан өчен рухи зыян түләүне таләп иткән.

 Ачыкланганча, аның күршесе бал кортларын тоту һәм үрчетү белән шөгыльләнә икән. Ләкин аның умарталары зыян күргән күршесенең йортына якын урнашкан, дип яза «Әлмәт таңнары».

Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри.
Ике ел дәвамында күршесенең бал кортлары гариза бирүченең гаилә әгъзаларына күп тапкырлар һөҗүм итә. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Ул күршесенннән 100 000 сум күләмендә рухи зыян өчен компенсация алырга теләгән. Ләкин суд әлеге сумманы 15 000 сумга кадәр киметкән.
Моннан тыш, умарталык хуҗасын бал кортлары асрау буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bal-kortlary-chakkan-chen-krshesennn-100-me-sum-akcha-talp-itkn

фотоari.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса