Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчада  “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы”

 Һәр кеше тормыш юлында үзенә бары тик яхшы, мәрхәмәтле кешеләр генә очравын тели инде. “Мәрхәмәтлелек атнасы” барышында безнең балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган тематик чаралар уздырылды.

 Барлык төркемнәрдә әңгмәләр, ситуацион уеннар үткәрелде. Аларда балалар мәрхәмәтлелек турында шигырьләр сөйләделәр, ягымлы сүзләр өйрәнделәр. Уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Тәрбиячеләр балаларның игътибарын игелекле эшләргә юнәлдерделәр.

Балалр шулай ук балалар бакчасының элеккеге хезмәткәрләренә кунакка бардылар.

Шул рәвешле без балаларда игелеклелек, юмартлык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышабыз. Тирә ягыбызда бары тик мәрхәмәтле сүзләр генә ишетелсен, йөрәкләр игелек теләп типсен.

Рузилә Фәрзекаева, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса