Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчада эшләр алдыннан сабын «тырнагыз»

Бакчада эшләгәннән соң, кул тиресе кытыршылана, кибә, тырнак арасына пычрак керә. Кулларыгыз һәрвакыт нәфис булып калсын өчен, перчатка киеп эшләгез. Ул кулны пычрактан гына түгел, кояш һәм җилдән дә саклый.

 Тырнак астына пычрак кермәсен өчен, сабын «тырнагыз». Бакчада эшләп кергәч, юасы гына кала.

Кулга көненә ике тапкыр крем сылагыз. Скрабны кул астындагы әйберләрдән дә ясарга була. Каһвә куесына крем яки сыек сабын салып болгатыгыз. Йә булмаса зәйтүн маена тоз салыгыз.
Куллар каралса, суга сода, сабын һәм сөт салып эретегез һәм кулларны 15 минут шунда тыгып торыгыз (1 литр җылы суга 2 чәй кашыгы сода, 2 аш кашыгы сөт, бераз гына сабын).
Дымлы кулга зәйтүн маена әз генә тоз салынган катнашманы ышкыгыз. Ун минуттан лимон кисәге белән чистартыгыз. Аннары су белән юып, майлы крем сылагыз.
Кул тиресе кипсә һәм кытыршыланса, җылы бәрәңге боламыгы сылап куегыз.

Фото: goodhouse.ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bakchada-eshlr-aldynnan-sabyn-tyrnagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса