Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачы киңәше: «Помидорны бәрәңгедән читтәрәк утыртыгыз»

"Поволжье+" җәмгыяте генераль директоры Светлана Федотованың укучыларыбызга киңәше

– Помидор үстерү серләре белән дә бүлешсәгез иде...
– Помидорны бакчаның иң кояшлы, югарырак урынына утыртыгыз. Алар артык дымлы урынны да яратмый. Күләгәле җирдә үскәннәренең дә уңышы түбән була. Бәрәңге үскән җирдән ераграк утыртырга тырышыгыз, чөнки бәрәңге фитофтороз белән беренчерәк авырый башлый, ул помидорга да күчәргә мөмкин. Төнге температура 15 градус җылы булса, 10-12 см тирәнлектәге туфрак 12 градустан ким булмаса, 50 көнлек үсентене дә ачык грунтка күчереп утыртып була. Помидорны алдагы елда суган, кыяр, кузаклы культуралар үскән урынга утыртыгыз. Гомумән, үсентеләрне утыртканда, күршесендә яки аңа кадәр нәрсә үсүенә игътибар итегез. Карбыз бәрәңгегә яхшы компаньон. Кукуруз белән борчак карбызга тизрәк үсәргә булыша. Борчак, суган белән гладиолустан кала, бөтен культура белән дә дус була ала. Аның күләгәсендә кыяр белән баклажан да яхшы үсә. Кавынны бәрәңге һәм кыяр янына утыртмагыз. Кәбестә бәрәңге белән яраша белә. Кайбер бакчачылар бәрәңге утырткан вакытта чокырчыкка борчак яки фасоль сала, алар, имештер, колорадо коңгызын куркыта. Кукурузны помидор белән янәшә утырту да хата, чөнки аларның корткычлары бер үк. Суган кишер һәм бәрәңге белән яхшы күршеләр. Ә менә аны гладиолус янына утырта күрмәгез. Кукурузны кыяр белән янәшә утыртыгыз.

 

 фото3agorod.ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bakchachy-kishe-pomidorny-brgedn-chittrk-utyrtygyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса