Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакча җиләге эре һәм татлы булсын нишләргә кирәк?

Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.

Бакчада кар эрү белән иң беренчеләрдән булып бакча җиләгенең яшел яфраклары күренә башлый. Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.

Иң башта җиләкләрне корыган яфраклардан чистартырга кирәк. Төпләрен йомшартыр алдыннан җиләк куаклары арасына көл сибеп чыгу файдалы. Көз җиләкләрдә ниндидер авыру күренгән, яки корткыч бөҗәкләр ияләшкән булса, кар эреп бетү белән түтәлгә марганцовкалы су сибәргә кирәк. Кайбер бакчачылар кайнатып чыгарган бер чиләк суга марганцовка (сыек алсу төстә), 15 тамчы йод кушып, яхшылап болгаталар һәм җиләк түтәленә сибәләр.

Кайнар су бакчага алып чыгып, түтәлгә сипкәнче 80-95 градус чамасы була. Беренче тапкыр тукландыру эшләрен апрельдә, корыган җиләк яфракларыннан чистартканнан соң башкаралар. Җир коры булса, ашлама белән тукландыру алдыннан су сибәргә кирәк, дип яза Кызыл таң.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/bakcha-ilge-ere-m-tatly-bulsyn-disk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X