Бабам батырлыгы күңелләрдә
Зур шатлыклар алып килгән 9 май - Җиңү көнен без ел саен зур дулкынлану белән көтеп алабыз.
Бүгенгәчә тыныч, матур тормышта яшәвебездә бабам Закир Касыйм улы Касыймовның да өлеше зур. Фронтның алгы сызыгында булып Берлингача барып җиткән ул. Аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында белим дисәң, костюмындагы орден, медальләргә, Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә күз салу да җитә. Безнең өчен зур горурлык ул. Орден, медальләрнең кайчан тапшырылуы турындагы кәгазьләренә кадәр сакланган бабамның. Әнә, Днепр елгасы буендагы каты бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены (ноябрь, 1944) белән бүләкләнгән ул. Ленинградны, Гданьск крепостен азат иткән өчен (30 март 1945.), Польшаның Цеханув һәм Нове Място шәһәрләре (19 январь 1945г.), Гнев и Старогард (7 марта 1945г.), Люблин (31 июль 1944.), Көньяк Пруссиянең Дойтш-Айлау һәм Заальфельд (22-23 гыйнвар 1945.), Кенигсбергны алган өчен (5 июня 1946.) медальләре дә аның сугышта күрсәткән кыюлыгы, батырлыклары турында сөйли.
Моннан тыш Сталин кулы белән имзаланган, командование тарафыннан бирелгән бик күп Рәхмәт хатлары бар. Әнә шулай күкрәге тулы орден, медальләре белән туган авылы Күгәрченгә кайта бабам. Тыныч тормышта да сынатмый. Ул вакыттагы “Россия” колхозында 43 ел тимерче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Үз эшенең остасы буларак бер хөрмәтләнсә, гаделлеге, туры сүзлелеге белән авылдашларның ышанычын, ихтирамын яулый. Әбиебез белән 57 ел тигезлектә яшәп алар безгә тормышта үрнәк булдылар. Алар турындагы якты хатирәләр бүген дә иң кадерле истәлек булып күңелебездә саклана. Җиңү бәйрәменең "Үлемсез полк"ында бабабыз Закир Касыйм улы Касыймовның сугыш елларында төшкән фоторәсеме белән бару безнең өчен зур горурлык. Алар батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа