Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айсылу Габдинова гаиләсендә кайгы

Җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова гаиләсе зур югалту кичерә.

Җырчының әбисе үлгән. Бу хакта Айсылу инстаграмда үзәк өзгеч пост куеп хәбәр итә. "Картәнием... Үзем рульга утырып кайттым машинамда, беренче тапкыр, юлы ай-хай ерак... Ләкин син генә каршы алмыйсың... Уты сүнгән тәрәзәләр, син чыкмыйсың...Үзәкләр өзелә. Әле бит яңа гына мәтрүшкә жыйдык, жиләк булмасмы дип күпме эзләдек, син таптың, әлбәттә, дөньядагы иң тәмле пирожкиларны пешердең. Бу саубуллашканда, нигәдер, мин сине аеруча нык кочакладым, нәрсәдер сизенгән кебек... Мине гел сиңа охшагансың диләр иде.. иде... Әле ышанмыйм, менә-менә күрешербез кебек, тавышың колакта яңгырый. Ләкин син мәңгегә киттең, безне ятим итеп... Сине ничек яратканымны да әйтеп өлгермәдем биииит!!!! Бик яратам, бик... Күңелем синең яныңда тынычлана иде... иде.... Бер генә юанычым бар - сиңа анда яхшырак hәм тынычрактыр дип үземне юатам... Балачак бетте.... Авылда өйдә беркем көтми бүтән. Картәнием, син мәңгегә йөрәгемдә, күңелемдә, яратам!" - дип язган Айсылу.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса