Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айрат Хәкимуллин:"Сервис халыкка йорт янында ниләр барачагы турында мөһим мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк"

Район хакимиятендә үткән киңәшмә бүгенге күзлектән караганда бик тә әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Айрат Хәкимуллин  үз чыгышында торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан, Татарстан Республикасында «Локоло» (алга таба – Сервис) цифрлы сервис эшләнүен, ул мобиль кушымта форматында тәкъдим ителәчәген җиткерде.  Ул бу яңалыкның халык арасында тиз арада киң җәеләчәгенә һәм популярлашуына үз ышанычын белдерде.  Сервис халыкка йорт янында ниләр барачагы турында мөһим мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк: анда идарәче компанияләрдән актуаль игъланнар һәм яңалыклар, локаль бизнес тәкъдимнәре, инфраструктурадагы үзгәрешләр һәм башка шул рәвешле кушымта күршеләр өчен социаль челтәр, локаль бизнес өчен маркетейс һәм идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итү чарасы булачак.  Район хакимиятендә әйтүләренә караганда, аны беренче чиратта күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында файдалана башлау үзенең уңай нәтиҗәләрен озак көттермәс. Шуңа әлеге киңәшмәгә районның җаваплы хезмәткәрләре белән бергә территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисләре  дә чакырылган иде. Димәк, элек-электән килгән күркәм гадәтләрнең  киләчәктә тагын да ныграк үсеш алачагына ышаныч арта дип әйтергә тулы җирлек бар. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен бу яңалык чынга ашырылгач, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп яисә подъезд төбенә күп төрле игъланнар элеп куярга да кирәк булмаячак. Тирә күршеләр белән телефонга килгән хәбәр аша исәпле минутлар эчендә җыелышырга яисә күңелле очрашулар үткәрү турында план төзеп булачак. Аннары бу яңалык үзара аралашу чарасы гына булып калмыйча районыбыз җитәкчелеге һәм дәүләт программаларының ни рәвешле, нинди темп белән тормышка ашырылу барышын күзәтергә дә зур мөмкинлек бирәчәк. Киңәшмә барышында муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновның катнашуы бу мәсьәләнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тагын бер мәртәбә ачык күрсәтеп тора. Әлбәттә инде, бу интернет челтәренең  тормышка ашырылуы бүгенгесе көнне күпкатлы йортларда алып барыла торган капиталь ремонт һәм “Безнең ишек алды” программаларының барышын күзәтү, кирәкле төзелеш материалларының максатчан файдаланылуын контрольдә тоту мөмкинлеген дә бирәчәк.
Билгеле инде, беренче чиратта үз ишек алларындагы чисталыкны күзәтергә, бер-берең белән аралашырга, туган көннәрне, истәлекле даталарны бергәләшеп билгеләп үтү җае да чыгып торачак. Монда инде берничек тә мин белмәдем, миңа әйтмәделәр, мине кисәтмәделәр, дип сәбәп табып читтә калып булмаячак. Иң әһәмиятлесе, теге яки бу проектны чынга ашыру буенча халык белән очрашып, киңәшләшәбез дип вакыт әрәм итеп йөрергә, кайберәүләрнең юк-бар сораулар биреп баш катыруларын тыңлап торырга  да кирәк булмаячак. Исәпле вакытлар эчендә тавыш бирү нәтиҗәләре барысын да уңай хәл итәргә ярдәм итәчәк. Кыскасы, бу яңалыкның бер дә зыяны булмас дип әйтергә тулы җирлек бар кебек.
Идрис Аметов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса