Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айнур Гайнетдинов: " Мин табиб булырга балачактан хыялландым"

Сәламәтлек сагында торучылар арасында терапия юнәлешендә белем алырга, эшләргә өстенлек бирелә дигән фикер бар.

  Без моның шулай икәненә Балык Бистәсе район хастаханәсенең гомуми практика табибы Айнур Гайнетдинов белән танышканнан соң инандык.

Гадәттә медицина хезмәткәре турында сөйләүне аның хезмәт эшчәнлеген тасвирлаудан башлыйлар. Табибның көндәлек бурычы-кешеләрнең сәламәтлегенә бәйле карарлар кабул итү. Ә моның өчен ул тирән белемгә ия булырга тиеш.

– Мин табиб булырга балачактан хыялландым, — дип сөйли Айнур. – Ак халат кигән затлар ниндидер тылсымчы кебек тоелды. Үз хыялымның тормышка ашуы белән мин 35 ел гомерен медицинага багышлаган  әниемә бурычлы, аңа бик рәхмәтле. Ул мине бүгенге кадәр җиткерү өчен күп көчен һәм игътибарын бирде“.

Нәселдә  табиб булып эшләүче әнисенең бертуган абыйсы да булуы яшь егетнең һөнәр сайлавына йогынты ясагандыр.

Туган авылы Түбән Тегермәнлек авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң  Айнур Казан дәүләт медицина университеты студенты була.

"Уку башында бик авыр булды, - дип искә ала Айнур. – Минем барысын да ташлап  өйгә, авылга кайтып китәсем килде. Әмма кешеләргә ярдәм итү, авыруларны дәваларга теләү хисе  куркуымны җиңәргә булышты.

Укуын тәмамлагач Айнур Балык Бистәсе район хастаханәсенә табиб-терапевт һәм терапия бүлегендә дәвалаучы табиб вазыйфасында урнашкан.

"Бер сулышта, максатта эшләүче коллективны булдыру ансат эш түгел, - ди безнең герой. - Бу бигрәк тә сәламәтлек саклау учреждениеләренә кагыла. Биредә эшләүчеләр заман таләпләренә туры килеп,  эш өчен  үзләрендә төрле үзгәрешләргә әзер булырга тиешләр».

Эштәге беренче адымнарын искә алып, Айнур авыр минутларда ул чорда эшләгән өлкән хезмәттәшләренең-остазларының киңәшләренә рәхмәтле. Болар – үз вакытында баш табиб булып эшләүче Равил Зарипов, табиблар Инсаф Җамалиев һәм Рәфкать Әгъзәмов.

„Табиб кешеләрне дәваларга кичекмәстән керешсә авырудан савыгучылар саны да бермә бер арта дип әйтә килделәр,- ди табиб.

Айнур әйтүенчә, бары тик пациентларга карата лояль һәм кайгыртучан мөнәсәбәт кенә табибның үз эшендә яхшы белгеч булуына ярдәм итәчәк. «Бүгенге көндә мин бу киңәшләрне хәтерлим һәм аларны үтәргә тырышам", - ди әңгәмәдәшебез.

Хәзерге вакытта Айнур Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе поликлиникасының 6 нчы участогында гомуми практика табибы һәм шул ук вакытта табиб-онколог эшен башкара. Алар Масловка, Олы Әшнәк, Күки авыллары һәм Балык Бистәсенең бер өлеше халкына хезмәт күрсәтә.

"Кыенлыклар бар, кәгазь (документация) эше вакытны ала, - ди Айнур. - Һәр нәрсәгә күнегәсең. Табиб һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим".

Аның эш көне 8 дә башланса да  еш кына тәүлек буе хастаханәдә булырга туры килә. Әмма, бу гаиләдә яхшы ир һәм әти булырга һич кенә дә комачауламый. Һөнәре белән шулай ук табибә булган җәмәгате  Айгөл белән кечкенә кыз үстерәләр.

Айнур өчен эш вакыты билгеле бер калыпта булмаганына гаиләсе күнеккән инде.  Кемдер аңа шалтыратып ярдәм сорый икән  ул күп уйламыйча күрсәтелгән адрес буенча барып авыруның хәлен җиңеләйтү өчен кулыннан килгәннең барын да эшли.

– Мин пациентлардан  рәхмәт сүзләрен ишеткәч, үземне бәхетле  тоям. Табиб өчен моннан югарырак бәя була алмый дип уйлыйм.

Табиб һөнәре  мактаулы һәм дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булуга карамастан, аны тормышта керем чыганагы итеп карау гына җәмгыятькә файда китерергә һәм эштә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирми дип санала.

Бу турыда фикер алышканда, Айнур медицинада очраклы кешеләргә урын булырга тиеш түгеллеген билгеләп узды.

"Доктор тыныч, эштә шәхси проблемаларын онытып торырга тиеш. Бу сыйфатлар үз эшең белән шөгыльләнергә, вакытны бушка уздырмаска мөмкинлек бирә, - ди табиб. -Сәламәтлек сагында торучылар намуслы, сабыр һәм стресска чыдам, кеше хәленә битараф булмау кебек сыйфатларга ия булырга тиеш".

Игелекле, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле Айнурның пациентлары аның турында яратып сөйлиләр.

Бу эшендә аңа тәҗрибәле шәфкать туташы Лилия Садриева  ярдәм итә.  Алар бергә үз пациентлары өчен эшлиләр һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр.

Узган елның яз башында, бөтен дөньяда пандемия башлангач Балык Бистәсе хастаханәсе табиблары хезмәткәрләре дә бу инфекция үзләрен читләтеп  узмаячагын аңлыйлар. Тиздән алар янына КОВИД-19 белән зараланулары расланган беренче авырулар килә башлый. Айнур сүзләренә караганда, яңа вирус симптомнары белән авыручылар шактый күп булган.

"Бу катлаулы чорда без тәүлек буе өйгә кайтып китмәдек, — дип искә ала ул. - Кешеләр безгә югары температура, ОРВИ симптомнары, ютәл, интоксикация белән килде. Авырулар безне гадәти булмаган киемнәрдә бик авыр кабул иттеләр һәм табибларның болай киенүләреннән үзләрен тагын да начаррак хис итүләрен белдерделәр. Авырулар тәүлек буе әлеге саклагыч костюмнарда  һәм ялсыз эшләүчеләр турында күз алдына да китерә алмыйлар шул. Шуңа күрә үз куркуыбызны җиңеп, тәвәккәллек хисе белән, авыруларны тагын да куркытмас өчен  гади ак халат белән алар янына йөрдек. Чөнки күпләре паникага бирелеп үзләрен исән калмас дип уйлый башладылар».

Айнур һәм аның хезмәттәшләре  һәр авыруның борчылуын үз җаны аша үткәреп җибәргәннәр. КОВИД-19дан стандарт дәвалану чаралары билгеле булмаган вакытта бигрәк тә авыр булган. Билгесезлек үзе бер шикле хисләр тудыра.

Табибларга эштән чыккач та җиңел булмады, чөнки алар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп үз гаиләләрен сакларга мәҗбүр булдылар. Шуңа күрә физик, эмоциональ яктан да бик авыр булды.

„Безнең хастаханә коллективы тату, бердәм - ди Айнур.  - Шуңа күрә без кешеләрнең сәламәтлеге сагында, бер гаилә кебек эшлибез, бер-беребез турында кайгыртабыз, авыр минутларда ярдәм итәбез. Кайгыда да, шатлыкта да без бергә. Мин аларның үземә булган хөрмәтләрен тоям һәм бу янәдән өстәмә көч бирә. Хезмәт вазыйфаларына кермәсә дә мин ни турында гына сорасам да, алар аны авырыксынмыйча үтиләр.Һәм моның өчен мин аларга зур рәхмәт әйтәсем килә".

Һичшиксез, табиб һөнәре — иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Елның теләсә кайсы вакытында, дөньяның теләсә кайсы почмагында, теләсә кайсы кешегә көн саен диярлек табиб ярдәме кирәк булырга мөмкин. Бер тапкыр Гиппократ антын биргән һәм аңа тормыш азагына чаклы тугры булган бу затларга бәйле аның нәтиҗәсе. Айнурга һәм барлык табибларга авыр эштә уңышлар телибез.

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X