Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айнур Фатыйхов: " Минемчә, ГТО-ул, беренче чиратта, коллективны берләштерә, яшь буын рухын ныгыта."

Татарстан Республикасында  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) буенча эш 2016 елда яңартылды. Бүгенге көндә республика нормативларны тапшыру буенча илдә беренче егермелеккә керә.

 Балык Бистәсе районында да сәламәт яшәү рәвешен тиешле дәрәҗәдә сакларга тырышалар. Һичшиксез, бу өлкәдә өстәмә белем бирү педагогы, шулай ук Балык Бистәсе районы буенча ГТО кураторы Айнур Фатыйховның да өлеше зур. Аның вазыйфаларына барлык оешмаларны ГТО нормаларын тапшыруга катнашырга чакыру да керә. Үз чиратында җиңүчеләр значоклар ала. Алар өч төрле алтын, көмеш һәм бронза.
Балыкбистәлеләр әлеге чарага җаваплы карыйлар һәм ГТО нормаларын тапшыруда актив катнашалар. 2020 елда оешмалар арасында ярышлар узды. Беренче урында - Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, икенче урында - «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү үзәге, өченче урында-район мәдәният йорты. Быел җәй узган фестивальдә шулай ук Балык Бистәсендә яшәүчеләр дә катнашты.

Февраль аенда ГТО буенча тагын да масштаблырак фестиваль уздыру планлаштырыла, анда 4 район, шул исәптән Балык Бистәсе районы да катнашачак.  9 кешедән торган җыелма командалар киләчәк.
Айнур Фатыйхов ярышларда катнашучылар системасында теркәлгәндә уникаль идентификацион номер (УИН) бирелүе яңалык икәнлеген әйтте. Бу номер буенча кешенең кайчан һәм кайсы төбәктә теркәлүен белеп була. Безнең районда бу мәгълүматларны Айнур үзе кертә. Бу уникаль номер ГТО значогын алу өчен кирәк. Ә ул бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучыларына өчен мөһим. Чөнки ВУЗларга яки махсус урта белем бирү йортларына укырга кергәндә значок булу өстәмә баллар бирә.
ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзер) проектының максаты - физик әзерлек, сәламәтлекне саклау. Аны 6 яшьтән 70 яшькә кадәрге Россия гражданины тапшыра ала. Һәр яшь өчен үз нормативлары каралган.
       - Мин балачактан ук спорт белән шөгыльләнәм. Балык Бистәсендә ГТО  хәрәкәтен үстерүгә игътибар арту сәбәпле вакансия барлыкка килгәч, җаваплылыкны үземә алырга булдым. Минем өчен спортка балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итү мөһим. Үзем ГТОда республика буенча күп тапкыр призлы урыннар яуладым. Чаңгы спорты һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Шулай ук балаларга футбол дәресләре бирәм, миңа алар белән эшләү ошый. Минемчә, ГТО-ул, беренче чиратта, коллективны берләштерә, яшь буын рухын ныгыта. ГТОның төп максаты-яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, спорт аша тормышта тагын да зуррак уңышларга ирешү омтылышын үстерү.  Ә мин балыкбистәлеләрдә спортка карашларын уңай якка үзгәртүләрен телим.

Мәликә Рәсүлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса