Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ай кызы (хикәя)

***

— И, зәңгәр күк! Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! Ай кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп, мәтәлепләр китте Гафур.

— Хәлең ничек, абзый? «Скорый» чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш.!

— Кулыңны суз да торырга булыш, Айсылу! Йөрәгем урыныннан купты бугай, «Скорый» гына утырта алырга охшамаган әле аны!

— Абый, сез минем исемемне каян беләсез?

— Айсылу исемле кызның туасын мин инде ун ел көткән идем. Сиңа, ялгышмасам, шушы көннәрдә генә 20 яшь тулды. Зур күзләрең синең «укчы» йолдызлыгыннан булуыңны әйтеп торалар. Сине чәшке туннар һәм алтын-көмеш белән генә яулап алып булмый!

— Әллә сез экстрасенсмы? Марат Бәшәров белән азрак охшашлыгыгыз да бар. Минем турыдагы билгеләмәләрегез дөреслеккә туры килә. Чәшке туннар кайгысы түгел әле миндә! Исемегезне дә әйтсәгез, шушы көннәрдә генә сезгә эштән ике бүлмәле фатир бирүләре турында мин дә сезгә әйтәм. Өйләнеп, әти-әниләрегезне оныклар белән куандырасыгыз килә.

— Син дә экстрасенслар арасында Марат Бәшәров тирәсендә күренмәдең шикелле. Минем турыда бу яңалыкны каян белдең әле, Ай сылуы?

— Беркөнне Татарстан яңалыкларын телевизордан караган идем. Алачак фатирының бер бүлмәсенә мине квартирга кертсә, өйләнгәнче идәннәрен юып торыр идем! — дип уйлап куйганмын. Тәрбияле кешегә охшагансыз бит!

— Ике бүлмәсенә берьюлы фатирга кертәм мин сине! Киләсе дүшәмбе көнне, матур күлмәгеңне киеп, минем белән ЗАГСка барырга ризалык бирүең генә кирәк! Әти-әниләрең риза булырлармы икән?

— Әти-әнием ун ел элек машина белән бәрелеп үлгәннәр шул. Мине әбием үстерде. Ул риза булыр дип уйлыйм. Син бит — татар егете! Әбием мине бары татар егетенә генә кияүгә бирәм, ди.

— Мин әтиеңне дә, әниеңне дә алыштырырлык кеше булырга тырышырмын. «Әйе» дип кенә әйт!

— Мин риза! — дип пышылдады Айсылу. Бер күрүдә гашыйк булу мөмкинлегенә алар икесе дә ышаналар иде. Ә бер күрүдә кияүгә чыгарга ризалык бирердәй кыз бардыр дип һич уйламый иде Гафур. Сихерләде бугай Ай кызы! Әллә инде бүген аларга күктә никах укылган көн микән?

 

 

Тулырак: http://www.kazanutlary.ru/news/hikeya-yaza-alasyzmy/ay-kyzy-khikya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X