Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автобусларга чират җитте. Тикшерәләр...

Агымдагы елның 9 декабреннән 18  декабренә кадәр республикада "Автобус" операциясе бара.

Максаты - пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау. Ә алар гел булып тора, иң хәвефлесе: күбесендә балалар һәлак була. 

Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының автобус хуҗалары һәм машина йөртүчеләрнең хокук бозуларын профилактикалауга юнәлтелгән чаралар кабул итүләренә  карамастан, РФ һәм ТР территориясендә автобусларда пассажирлар йөртү өлкәсендәге хәл катлаулы булып кала бирә.

Агымдагы елның 11 аенда ТР территориясендә автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында 128 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 178 кеше яраланган.

Менә шушы һәлакәтләрне истә тотып, "Автобус" операциясе барышында гына түгел, юлларда хәрәкәт имнлеге кагыйдәләрен үтәү һәм аны тикшерү  максат итеп куела.

Районыбызда да  автобусларның хәрәкәтенә игътибар зур булачак. 

фото 1zoom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса