Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аш-су: хуҗабикәләргә – киңәшләр

Хуҗабикәләр кәтлит әзерлә­гәндә күпме тоз салырга дип аптырый. Пешерүчеләр 1 кило фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.

 Кәбестәне пешергәндә өсте­нә капкач япмагыз. Пешеп җи­тәр алдыннан әз генә аш сер­кәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәң­гегә кушыгыз.

Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга ки­ңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.

Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.

Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут кипте­рергә. Суынгач, блендерда вак­ларга яки угычтан уарга.

 

фото ,чыганак http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/ash-su-khuabiklrg-kishlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса