Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аптечкадагы файдасы булмаган биш дару

Табиблар файдасыз булган биш даруны атады

 Бу хакта ugpressa.ru сайты яза.

Беренчесе -  вирусларга каршы таблеткалар. Тикшеренүләр аларның файдасы аз икәнен раслаган. Вирус инфекциясе бер атнадан үзе бетә. Шуңа күрә ОРВИны махсус дарулар белән дәваларга кирәкми.

Ютәл дарулары да файдасыз, гәрчә салкын тигән вакытта иң авыр симптом булса да. Әмма ютәлләгәндә тын юлларыннан какырык чыга. Шуңа күрә дә ютәлне бетерергә тырышырга кирәкми.

Медицина белгечләре әйтүенчә, какырык чыгара торган даруларның бер файдасы да юк. Күп күләмдә җылы сыеклык, мәсәлән лимон һәм бал белән чәй эчеп тә шундый ук нәтиҗәгә ирешеп була.

Шулай ук активлаштырылган күмернең файдасы да күпертеп күрсәтелә. Ул агулануның беренче минутларында гына зарарлы матдәләрне чыгара ала. Өстәвенә, алкоголь белән агуланган вакытта аның бөтенләй  файдасы да юк икән.

Йөрәк авыртканда эчә торган тамчыларның да организмга зыян китерүе бар. Аларның составында фенобарбитал бар, ул даими кабул иткәндә депрессия һәм йокысызлык китереп чыгара. Бу тамчыларны күп илләрдә тыйганнар.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X