Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авылыннан «Талаков» фермер хуҗалыгы вәкилләре "Кыр көне” күргәзмәсендә булып кайттылар

Республикада “Кыр көне” күргәзмәсе  ел саен үткәрелә.

Биредәге кырларда бөртекле культураларның яңа сортлары урын ала, яңа, заман таләпләренә җавап бирүче техника күргәзмәгә куела. 

Быел бу чарада катнашучы балыкбистәлеләр делегациясендә Анатыш авылыннан «Талаков» фермер хуҗалыгы вәкилләре дә бар иде.

 Бу хуҗалыкта - җитәкчесе Владимир Талаков, аның улы Максим һәм туганнары хезмәт куя.

Мондый фермер династияләре барлыкка килү үзе бер куанычлы күренеш. Димәк, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга, территорияләрне үстерергә, авыл тормышын саклап калырга теләүчеләр бар.

- Күргәзмәдә  авыл хуҗалыгы техникасы - тракторлар, чәчкечләр, башка махсус агрегатлар күпләп күрсәтелгән иде. Без төрле тракторлар, шул исәптән Беларусь тракторларының модельләре, шулай ук Россиядә җыелган техника белән таныштык,- диде Максим Талаков әлеге чарада катнашуыннан канәгәть калып.

 

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса