Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авылында капиталь ремонттан соң “Колосок” балалар бакчасы ачылды

Шушы көннәрдә Анатыш авылында капиталь ремонттан соң “Колосок” балалар бакчасы ачылды.

  Бина төзелүгә 40 ел. Мондый күләмдәге ремонт әле биредә булмаган. “Бакчаны бүген танып та булый. Бик сөендек. Балаларыбыз өчен барлык уңайлыклар да эшләнгән”, - диеште бәйрәмгә килгән ата-аналар. Балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр өчен бәйрәм көн бу. Төзекләндерүдән соң ачылган бина әллә каян күренеп, балкып тора. Бакчада өч тәрбияче, ике балалар караучы, бер пешекче хезмәт куя. “Бүгенге бинаны элекке вакыт белән чагыштырсак җир белән күк аермасы. Җылы, якты, чиста бакчада бүгеннән яңа тормыш башлыйбыз”, - ди бакча тәрбиячесе Елена Громова.

    Кунакларны әлеге бакчага йөрүче сабыйлар җырлар башкарып, шигырьләр сөйләп каршы алдылар. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Илдар Таҗетдинов, СК ПМК-6 төзелеш компаниясе директор урынбасары Раян Әбүзәров, әлеге балалар бакчасы җитәкчесе Татьяна Потапова чыгыш ясады.

- Бүгенге кояшлы көндә капиталь ремонттан соң балалар бакчасын ачабыз. Республика Президенты ярдәме белән мәктәп һәм балалар бакчаларын төзекләндерү программаларын тормышка ашырабыз. Сабыйларыбыз исән-сау булсын, йөзләреннән елмаю китмәсен,- диде Илдар Таҗетдинов. Балалар һәм тәрбиячеләр өчен биредә уңай булуын әйтеп узды Раян Әбүзәров, сабыйларга сәламәтлек, шатлык-куанычлар теләде. Балалар бакчасы җитәкчесе дә яңа биналы булып хыялларының тормышка ашуын әйтте, барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X