Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатыш авыл җирлеге халык җыенында мөһим мәсьәләләр каралды

Анатыш авыл җирлегендә шушы көннәрдә халык җыены булып узды.  Аның эшендә район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова һәм башкарма комитет, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район эчке эшләр бүлеге, башка төрле служба җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.

Үзенең хисап тоткан чыгышында авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев ирешелгән уңышлар һәм алдагы чорда башкарыласы эшләрне атап узды.
Ел әйләнәсе авыллар территорияләрен чиста тоту, урам юлларын төзекләндерү һәм чистарту, яктырткычлар урнаштыру һәм алыштыру һәм башка күп төрле эшләр үзара салым акчасына башкарыла.
Евгений  Лылов, Владимир Талаков, Андрей Казанский, Исламнур Зиннәтуллин  кебек иганәчеләр өлкәннәр көне уңаеннан, зиратны һәм төрле урыннарны чистартуда транспорт, чишмәне төзекләндерүдә,  башка өлкәләрдә ярдәм күрсәткәннәр. 
Фирдания Әхмәтҗанова үз чыгышында  райондагы вәзгыять һәм  киләчәктә башкарылачак эшләр белән таныштырды.
Җыенда катнашучы авыл халкының сорау-үтенечләре дә бар иде. Авыл аша  маршрут автобуслары йөрүнең туктатылуы, кыш айларында авыл аша узучы күпердән төшү баскычларының юл хезмәткәрләре тарафыннан чистартылмавы,  олы йөк машиналарының  кичке вакытта юл кырыенда урнашкан йорт хуҗаларына уңайсызлык тудыруы, фельдшер-акушерлык пунктының, клубның яраксыз хәлдә булуын искәрттеләр.
Район башлыгы урынбасары фельдшер-акушерлык пункты төзелеше 2022 ел планына кертелгән булуын белдергәч җыенда катнашучылар хуплап кул чаптылар.
Җыен ахырында авыл  җирлеге эшчәнлегендә актив катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хаты, ә  60 ел бергә гомер итүче Владимир һәм Елизавета Лаврентьеваларга чәчәк бәйләме белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырылды.
 

Нияз Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса