Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе егетләре ил сагына китәләр

Россия Кораллы Көчләре сафына көзге чакырылыш башланды.

Бу көннәрдә районыбыздан 24 егет  үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә, ил сагына китәргә әзерләнәләр.

Хезмәт итүгә сәламәтлеге һәм интеллектуаль яктан камил булган егетләр генә алына. Хәзерге вакытта армия сафларына китәсе Балык Бистәсе егетләре хәрби комиссариатка чакыру алалар, медицина тикшерүе узалар, психологик тест үтәләр.

Шулай ук әле арада хәрби хезмәткәр булырга теләүчеләр дә юк түгел. Бу ел башыннан районыбызда яшәгән биш егет үзара килешү буенча хәрби хезмәткә киткәннәр. Бу көннәрдә тагын бер егет әзерләнеп йөри. Әйтүләренә караганда кызларга да анда элемтәче, медицина хезмәткәре һәм башка кайбер белгечлек буенча хезмәт итү мөмкинлекләре бар икән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса