Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алсу Фазлыева: "Бәлки күпләр әле белмидер дә...."

Җырчы бер кызык яңалык әйтте.

 Алсу Фазлыева яшь вакытында Салават Фәтхетдинов төркемендә бэк вокалист булып эшләгән икән: "Бәлки күпләр әле белмидер дә: мин бит элек Салават Фәтхетдинов төркеменең бэк вокалисты булдым. Өч кыз эшләдек без - ике Гөлнара һәм мин. 19нчы сезон, 2007нче ел. Казанда УНИКСта 14 көн рәттән Салават абыйның тамашалары гөрләде.

Ул елларда концертның махсус кунагы Әлфия апа Авзалова иде. Темасы - чәй һәм татар халкының кунакчыллыгы.

14 көн эшләү дәверендә без Салават абыйның холкын белеп беткән идек. Ул артык пөхтә кеше, костюмнарын ничек әзерләгәнен күрсәгез?! Гаиләсен бик хөрмәт итә. Ләйсән апага мөнәсәбәте бик җылы аның. Җор телле, сүз артыннан кесәгә керми. Юмор хисле.
Аның турында озак сөйләргә, аны озак мактарга була. Чөнки ул - ЛЕГЕНДА!"

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/zvezdy/50110

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса