Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алмаз Хәйруллин: " Ипи сыйфатлы булып пешсен өчен игътибарлы булырга кирәк"

Бүгенге кооперация - сату, җәмәгать туклануы, җитештерү, әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә уңышлы үсештәге өлкә.

Ипи пешерүдә бер сменада өч кеше эшли. Алмаз Хәйруллин биредә, армиядән соң 11 нче елын хезмәт куя.
- Эшкә килү белән мичләрне кабызып җибәрәбез. Ипи камыры бер-бер артлы берничә төр технологик операция уза. Соңгысында камыр пешерүгә әзерләнә. Бу вакытта кулланыла торган җиһаз ярдәмендә ипи кабартыла, - ди Алмаз безгә ипи пешерүнең серләрен аңлатып. – Ипи пешерү өчен 33 минут, күмәчкә 20 минут вакыт сарыф ителә. Пешеп җитсен, көймәсен өчен гел карап торырга кирәк.
Пешеп чыккан ипине өстәлгә бушатып агачтан эшләнгән лотокларга тутыралар, сатуга озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса