Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алма-лимон пирогы

Төче камырдан пирог рецепты.

Эчлек өчен: алма – 1 кг;  лимон – 1/2 данә;  кукуруза крахмалы – 1 аш кашыгы (өеп);  шикәр комы – 2 аш кашыгы; корица – 1 чәй кашыгы; ак май – 20 г.

Камыр өчен: он – 250-300 г; ак май – 180 г; каймак (20% ) – 2 аш кашыгы; ванилин – 1 г; тоз – бер чеметем; камыр күперткеч -  бер чәй кашыгы;

Бизәү өчен: шикәр оны.

1. Онны ике мәртәбә илибез. Уртасын чокырлап, шуңа йомшаган ак май, тоз, ванилин, каймак (20%), камыр күперткеч салып, камыр басабыз. Озак басарга кирәкми, 2 минут әвәләп, камырны түгәрәклибез.

2. Камырны полиэтилен пакетка салып, төнгә суыткычка куеп калдырабыз. Әгәр дә бәлешне көнендә пешерергә теләсәгез, ярты сәгать тирәсе көтәргә кирәк булыр.

3. Эчлек ясыйбыз. Моның өчен алманы юып, кабыгын әрчибез, уртасын алабыз да, юка гына телемләп турыйбыз.

4. Тураган алманы табакка салып, 1 чәй кашыгы дарчын, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, вак угычтан уылган лимон кабыгы өстәп, өстенщә яңа сыгылган лимон суты сибәбез һәм яхшылап болгатабыз.

5. Камырны суыткычтан алып, ике өлешкә бүләбез. Һәр өлешне юкартып җәябез. Уклауга яртылаш чорнап, камырны табага күчерәбез. Камырны таба читенә кадәр күтәреп, бортлар ясыйбыз.

6. Эчлекне камыр өстенә бушатабыз. Бүленеп чыккан сутын салмыйбыз (түгә күрмәгез, ул безгә кирәк булачак).

7. Эчлек өстенә тигез катлам итеп акмай түшәп чыгабыз.

8. Камырның икенче өлешен дә юкартып җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз, кырыйларын башта чеметеп, аннары матур итеп бөреп чыгабыз. Бәлешнең уртасында кечкенә тишек ясыйбыз – пары чыксын өчен кирәк.

9. Бәлеш өстенә эчлектән калган сутны ягабыз да 205 градуска кадәр кызган мичкә тыгып, 35-45 минут пешерәбез.

10. Суынгач, бәлешебезне матурлап кисеп, шикәр оны белән бизәп, чәй табынына чыгарабыз.

Фото http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=6135

http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/alma-limon-pirogy

http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/alma-limon-pirogy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X