Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алина Ивохина: " Теләсә нинди хобби алга таба да хезмәт хакы чыганагы була ала"

«Балык Бистәсендә традицион һөнәрчелекне торгызу» проекты ахырына якынлаша һәм районда 20 кешенең инде өстәмә хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар дип әйтергә була.

Проект Идел буе федераль округы яшьләр форумының «іВолга» грант программасы кысаларында тормышка ашырыла. 

Таякчыклар (коклюшка) ярдәмендә үрү буенча белем алган кызларның берсе белән әңгәмә кордык.

- Алинә, син бу проектта ничек катнашырга булдың?

- Мин бу проект турында социаль челтәрләрдән белдем. Таякчыклар белән үрү эше кызыклы тоелды, - ди Алинә.

-Укыту барышы кызыклы оештырылган идеме?

- Әйе, мавыктыргыч булды. Һәр дәрес аерым үрү элементына багышланган иде. Теория белән практика бергә алып барылды. Ике сәгать эчендә без элемент белән танышып кына калмадык, ә аның белән эшләргә дә өйрәндек. Оештыручылар һәр укучы турында кайгырттылар, кирәкле инструментлар һәм материалларны файдаланырга бирделәр. Барабан һәм таякчыклардан тыш безне җепләр, энәләр, кайчылар белән тәэмин иттеләр. Шул ук вакытта  инструментларны һәм материалларны алып, өйдә эшләргә дә мөмкинлек бирелде. Безнең дәресләр мәктәптәгечә үтте, өй эшләре дә бирелде, - дип көлә ул.

- Яңа күнекмәләрне үзләштерү авыр булдымы?

-Авыр булмады. Шулкадәр күп таякчыклар, барысын да ничек аерырга һәм аңларга икән, дип куркып кына каласың. Беренче тапкыр кулга таякчыклар алу белән шунда ук үрү теләге туа. Әйтерсең лә, мин моның белән күптән шөгыльләнгәнмен. Әлбәттә, барысы да берьюлы килеп чыкмаган вакыт та булды. Иң мөһиме-тукталып калмаска һәм алга барырга, - ди Алинә.

- Мондый мөмкинлек булса, проектны дәвам итүдә катнашыр идегезме?

- Әлбәттә. Без бит нигезләрне генә өйрәндек. Үземне нәрсәгә сәләтле икәнен сынап карыйсы килә.

-Киләчәктә таякчыклар ярдәмендә үрү белән шөгыльләнәчәксезме?

-Буш вакытта шөгыльләнәчәкмен. Инде алга таба эшләү өчен зур барабан сатып алырга планлаштырам. Безнең кызлар командасы соңгы тапкыр очрашмас дип уйлыйм. Ә без аралашуны дәвам итәчәкбез һәм үзебезнең белемнәр һәм кызыклы идеяләр белән уртаклашачакбыз.

- Челтәр үрчү өстәмә хезмәт хакының мөмкинлегенә әверелергә мөмкин?

- Әлбәттә! Минемчә, теләсә нинди хобби алга таба да хезмәт хакы чыганагы була ала. Бары тик үсәргә һәм югары дәрәҗәгә ирешергә генә кирәк. Ул вакытта сиңа да үз эшең өчен оят булмый, синең клиентларың сатып алудан канәгатьләнү алыр.

- Яшьләргә нәрсә киңәш итәсез?

- Беренче чиратта куркырга кирәкми. Хәтта килеп чыкмаса да, алга барырга кирәк. Вера Ивановнаның эшенә карап, мин нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрәм. Ә икенчедән, иҗат - вакытында туктап калып һәм үз-үзләренә игътибар итүнең яхшы ысулы. Ә “Балык Бистәсендә традицион һөнәрне торгызу” проекты миңа яңа белем алу гына түгел, яңа кызыклы кешеләр белән аралашу даирәсен тулыландырырга да мөмкинлек бирде.

Кыскасы, проект кызыклы килеп чыкты. Ә хәзер команда күргәзмәгә әзерләнә.

Олеся Караганова,

Балык Бистәсе районы аграр яшьләр оешмасы һәм яшьләр парламенты рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса