Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алинә Заһитованы правасыз килеш рульдә йөрүдә гаеплиләр

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитова белән бәйле яңалыклар бу арада бик үк күңелле түгел. Милләттәшебез бер-ике көн элек, төгәлрәк әйтсәк, 18 май көнне үзенең 17 яшьлеген бәйрәм итте. 18е тулмауга да карамастан, ул инде руль артында йөри икән.

 Видеоны ул социаль челтәрләргә үзе элгән. Роликта ул автомобиль йөртә. Видеодан күренгәнчә, Алинә куркынычсызлык каешларын да эләктермәгән.

Бу җитешсезлекләргә күпләр игътибар итте. «Комсомольская правда-Ижевск» язуынча, хәлләр Ижевск шәһәрендә булган, Алинәнең туган ягында.

- Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара, - дигән журналистларга Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Мөгаен, Алинәне штрафка тартырлар. Ә, бәлки, тартмаслар да.

http://saby-rt.ru/news/novosti/alin-zaitovany-pravasyz-kilesh-ruld-yrd-gaeplilr

фотоok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса