Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алга чаба гомер аты

Эшкә барырга дип машинасын җылытканда  уйлары урап алдылар да үткәннәргә алып киттеләр Равилне. Кызларының, кияүләренең, оныкларының район газетасы аша юбилейлары белән җылы ихлас котлауларын укыгач кузгалды булса кирәк күңел дигәне.

Нуриясен беренче тапкыр күргәндәге татлы хис орынып узды. Күгәрчен кирпеч заводына эшкә килгән Юлсубино чибәре бар күңелен башкаларга урын калдырмаслык итеп биләде дә алды, төн йокыларын качырды. Шул мизгелдән соң өч ел дуслашып яратышып йөриләр дә язмышларын изге никах җепләре белән бәйлиләр. Инде менә 38 ел вакыт ташкын судай аккан да киткән.

Кайда  эшләсәләр дә хезмәттәшләренең хөрмәтен казандылар. Равил армиядән соң ул елларда гөрләп эшләгән автотранспорт предприятиесендә хезмәт куя, Анатышта автомеханик вазыйфаларын башкара. Шуннан соңгы унбиш елы Балык Бистәсе урманчылыгыннан аерылгысыз.

Нурия ханым исә Казан шәһәрендә тегүче һөнәрен үзләштергәч Балык Бистәсе көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Аннары лаеклы ялга чыкканчы социаль яклау бүлеге аша ялгыз әбиләрне тәрбияли.

..Яңа яуган карларны туздырып алга чапты машинасы. Табигатьнең гүзәл почмаклары аша уза аның юлы. Кар шәлләрен ябынган каен кызлары, яшь наратлар озатып бара.

 Гомер юлы да шулай матур узды ләбаса. Сикәлтәсез, мәшкатьсез, кайгы -хәсрәтсез дип тә әйтеп булмый инде. Әмма кояшлы, матур, бәхетле көннәре күбрәк булды. Нуриясе белән никах укытып кавышканнан бирле җанга-җан сыенышып, бер-берсен ярты сүздән ,ә күп вакыт карашларыннан аңлашып яшәделәр. Күршеләре-танышлары аларның сүзгә кереп ямьсезләнгәннәрен, өйдәгене тышка чыгарып селкегәннәрен хәтерләмиләр. Ә туган-тумачалары белән дуслыкларына бик күпләр соклана инде. Эш-мәшәкатьне дә күмәкләшеп җиңәләр. Барлык бәйрәмнәрне бергә җыелып гөрләшеп уздыралар алар.

 Мәхәббәтләренең гөлләре-ике кызларын җил-яңгыр тигертми кадерләп үстерделәр. Тормышта кирәк белем-һөнәр алырга булыштылар, тәүфыйк, әдәп тәрбияләделәр. ”Үз-үземне белә башлаганна әти-әниебезнең чиксез мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын тоеп үстем. Әткәйнең мине автобуска озатканда колагыма киртләгән үгет-нәсыйхәтләре әле дә күңел сандыгының түрендә. Ә  әнкәйнең без кайтырга дип җан җылысын кушып пешергән камыр ашларын ничек онытасың. Кирәк чакта кырыс, таләпчән дә була белделәр, сөю-назларын да җәлләмәделәр. Берәр эш кылыр, адым ясар алдыннан алар белән киңәшеп алам. Гамәлләремне алар бизмәненә салып бәялим. Алар хуплый икән инде, ялгышмыйм димәк.

 Тормыш корыр өчен әтиемә охшаган ир-егет очратасым килде. Хәзер Илназымда аның холкына хас сыйфатлар күреп алам да күңелемә рәхәт булып китә ди,- кызлары Наилә .

 Гомер сукмагыннан атлый-атлый да  бер борылып артка бага адәм баласы. Шушы табигатькә ак карлар булып сафлык иңгән көннәрдә  күркәм юбилейлары билгеләп үтүче Равил һәм Нурия Маняковларда гомер атларын беркадәр тыя төшеп узганнарын, кылганнарын бизмәнгә салганнардыр.

Аларны күргән-белгән һәркем җөпләр: гомерләрен заяга уздырмадылар. Тырыш хезмәтләре, үрнәк гаиләләре белән авылдашлар арасында абруй-хөрмәт казандылар Кызлары йөзләренә кызыллык китермәслек итеп яшиләр, тупырдашып оныклары үсә. Ә гомер аты алга чаба.Чапсын әйдә... Абынмасын гына.

 Илгиз Җамалиев.

Рәсемдә: Равил һәм Нурия Маняковлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса