Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдаркараклар банк карталарын “чистарталар”

Соңгы вакытта мошенниклык юлы белән банк карталарыннан акча урлау очраклары артты. Агымдагы елда шундый 10 җинаять теркәлде инде. Узган елның шушы чорында исә 7 җинаять кылынган булган. Кагыйдә буларак, бу төр җинаятьләрне ачу да мөмкин түгел.

 Соңгы вакытта мошенниклык юлы белән банк карталарыннан акча урлау очраклары артты. Агымдагы елда шундый 10 җинаять теркәлде инде. Узган елның шушы чорында исә 7 җинаять кылынган булган. Кагыйдә буларак, бу төр җинаятьләрне ачу да мөмкин түгел.

Күпчелек җинаятьләр бик күпләргә яхшы таныш булган “Авито” сайты аша кылына икән.

Гыйнвар аенда сайтта урнаштырылган белдерүдәге товарны сатып алам дигән сылтау белән зыян күрүченең картасыннан 6363 сум акчасын урлыйлар. Бу очракта зыян күрүче банк картасының мәгълүматларын мошенникларга үзе хәбәр итә.

Февраль аенда гражданин А. әлеге сайттагы белдерүдә күрсәтелгән товарларны сатып алу ниятеннән мошенникларга 36500 сум акчасын күчерә.

Ә бер якташыбыз “Авито” аша автомобиль сатып алмакчы була һәм билгесез кешегә 35000 сум акчасын җибәрә.

Сатып алырга теләүчене генә түгел, бәлки үз товарын сатучыларны да алдыйлар хәзер. Май аенда бер гражданин җир участогы сату турында белдерү урнаштыра. Күп тә үтми бер билгесез кеше шалтырата, участокны алырга теләвен әйтә. Акчаның бер өлешен күчерәм дип, җир сатучының банк картасының мәгълүматларын сорап ала. Нәтиҗәдә җир сатучының картасыннан 15000 сум акча “җилгә оча”.

Июнь аенда гражданин Б. ның банк картасыннан-7000,2018 елның ноябреннән 2019 елның июль аена кадәр чорда гражданин З.ның 16574 сум, июль аенда гражданин П.ның 40000 сум акчасын урлыйлар.

Июль аенда билгесез кеше зыян күрүчегә үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның картасыннан акча урларга маташуларын хәбәр итә. Моңа юл куймас өчен кирәк дип банк картасы мәгълүматларын

сорап ала. Шуннан соң зыян күрүченең картасыннан 9000 сум акчасы югала.

Августта икенче бер ялган банк хезмәткәре гражданинны , “Сезгә 1 миллион сум кредит бирү хупланды”,- дип сөендерә һәм әлеге дә баягы банк картасының мәгълүматларын сорый. Шул рәвешле бер миллионлы булам дип торган гражданинның картасыннан 50225 сум акчасы юкка чыга.

Бу хәлләр турында башкаларга сабак булсын дип язабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Таныш түгел кешеләр социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итсәләр, бигрәктә акча турында сүз барса ышанырга ашыкмагыз. Бер кемгә дә банк картасы мәгълүматларын хәбәр итмәгез. Якыннарыгыз белән киңәшегез, алдарга маташуларын сизеп алсагыз эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

Илгиз Җамалиев әзерләде.

news-r.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X