Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов КХЛ һәм Россия чемпионатлары рекордын куйды

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов КХЛ һәм Россия чемпионатлары рекордын куйды

Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” Чиләбенең “Трактор” командасын кабул итте. “Ак Барс” – “Трактор” уенында 4:1 исәбе белән Казан командасы җиңде. Әлеге матчта “Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов алка керттермәү буенча рекорд куйды.

Узган уенда капкачы Тимур Билалов “Ак Барс” командасында капканы иң озак вакыт “коры” калдыру буенча рекорд куйган иде. Бу уенда аның капкага алка керттермәү сериясе 316 минут та 9 секундка тулды. Шулай итеп, Тимур Билалов Контененталь хоккей лигасының (302:11 минут) һәм Россия чемпионатларының (305:56 минут) рекордларын уздырды. Димәк, 24 яшьлек “Ак Барс” капкачысының исәбендә яңа рекорд.

Беренче период. Уенның өченче минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде (1:0). Алтынчы минутта Кристиан Хенкель “Трактор” капкасына икенче алканы кертте (2:0). Бу алкадан соң “Трактор” командасы капкачысын алмаштырды: бозга Иван Федотов урынына Василий Демченко чыкты.

Икенче период. Унынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Владислав Кара гол кертте (3:0). Ундүртенче минутта “Трактор” уенчысы Лукаш Седлак, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертә алды (3:1).

Өченче период. Бишенче минутта Владислав Кара, “Ак Барс” өчен үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (4:1).

Командалар составы:

 

“Ак Барс”:
Билалов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Тихонов – Зарипов, Фазылҗанов – Хенкель;
Э. Галимов – Основин – Лукоянов, Рукавишников – Лямкин;
Кара – Глухов – Фисенко (А. Галимов), Журавлёв.

“Трактор”
Федотов (Демченко);
Щербак – Седлак − Гика, Бэйлен – Виртанен;
Кравцов – Малыхин – Кейлоф, Карпухин – Калинин;
Косов – Карлин – Авцин, Меньшиков – Исаев;
Фатеев – Коньков – Комаров, Сергиенко – Ясинский.

Әлеге уенда күптән түгел “Ак Барс”та уйнаган Фёдор Малыхин (“Ак Барс”та 2014-2019 еллар сезоннарында уйнаган) һәм Ярослав Косов (2017-2018) бозга “Трактор” составында чыктылар.

Киләсе уенны “Ак Барс” Новосибирск шәһәрендә үткәрәчәк. “Сибирь” – “Ак Барс” матчы 20 ноябрь көнне 15:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса