Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Африкада кар яуган

Көньяк Африка республикасында кар яуган.

Кайсыбер районнарда термометр баганалары минус 10 градуска кадәр төшкән, дип хәбәр итәләр бу илнең метеохезмәтеннән. Мондый хәлнең күптән булганы күзәтелмәгән. Мәсәлән, Кимберли шәһәрендә һава температурасы минус 9,9 градуска кадәр төшкән. Ә Йоханнесбергта минус 7 градуска кадәр суыткан. Бу – әлеге шәһәр өчен яңа рекорд. Чөнки соңгы тапкыр 1995 елда 6,3 градуска кадәр салкынайткан булган.   Синоптиклар әйтүенчә, республикада суык көннәр ким дигәндә тагын бер атна сакланачак.   Соңгы елларда дөнья бутала башлады кебек. Салкынга күнеккән илләр эсседән иза чигә, ә эссе илләрдә җәй уртасында өшеп йөриләр...

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33818

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса