Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аерылышуга карамастан, Фәйзрахманова фамилиясен йөрткән Гөлназ кыз фамилиясенә кайтуы турында игълан итте. Ни өчен мондый карарга килгән?

“Болгар радиосы”нда “Нокта” тапшыруын алып баручы Гөлназ белән Илнур Фәйзрахмановның аерылышуы турында узган ел хәбәр иткән идек.

  Тик аерылышуга да карамастан, халык арасында Фәйзрахманова фамилиясен йөрткән Гөлназ яңа елдан кыз фамилиясенә кайтуы турында игълан итте. Гөлназ Миньязова ни өчен мондый карарга килгән соң?

- Күпләр мине Фәйзрахманова дип белгәч, эштә, сәхнәдә, мәҗлесләрдә, төрле чараларда мин нәкъ менә Фәйзрахманова булып калдым. Ә беркөнне Илнур “нигә син һаман минем фамилиядә йөрисең?” дип сорагач, “чынлап та, ә нигә әле үз фамилиям белән йөрмәскә?” дип уйладым.   

- Ничә ел элек аерылыштыгыз? Фамилияңне рәсми рәвештә кайчан үзгәрттең?  

- Илнур белән аерылышканга быел язда 3 ел була. Аерылышкач та, документларда фамилиямне Фәйзрахмановадан Миньязовага үзгәрттем. Минемчә, мөнәсәбәтләр ир белән хатын булудан туктаган икән, ул кешенең фамилиясен йөртүнең мәгънәсе юк.

- Халык югалтыр дигән курку хисе булмадымы, Гөлназ?

  - Әлбәттә, булды. Тик шул ук вакытта минем үз-үземә ышанычым артты.  

- Гөлназ, юкка куркасың, Миньязова фамилиясе безгә ят түгел. Син шушы фамилия белән халыкка чыктың бит...  

- Әйе, дөрестән дә, ТНВ каналында мин Гөлназ Миньязова булып эшли башладым. Ул вакытта кияүгә чыкмаган идем әле.  

- Хәзерге вакытта Илнур белән нинди мөнәсәбәттә сез?  

- Балалар мәсьәләсендә генә аралашабыз.  

Шулай итеп, “Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ эфирга кабат Миньязова фамилиясе белән чыга башлаячак!

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27855

rsloboda-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса