Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 СЫЙНЫФТАН СОҢ ЧИТ ТЕЛДӘН ИМТИХАН БУЛАЧАКМЫ?

Белүебезчә, тиздән 11 сыйныф укучылары чит телдән БДИ тапышра башлаячак. Бу яңалык 9 сыйныфларга да кагыламы?

Теләгәнен сайлап ал...

Россия мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек идарәсе (Рособрнадзор) башлыгы Сергей Кравцов ата-аналар белән очрашуда мондый хәбәр җиткерде:

– 2022 елдан чит телләр буенча БДИ ирекле булудан туктап, мәҗбүри рәвештә тапшырыла башлый. Укучыларга 5 төрле телдән берсен сайлап алырга мөмкинлек бирелә, алар – инглиз теле, алман теле, француз теле, испан теле һәм кытай теле.

Кравцов әйтүенчә, экзамен биремнәренең якынча нинди булачагы билгеле инде. Ул ике өлештән (телдән һәм язмача) торачак.

9 сыйныфлар имтихан тапшырамы-юкмы?

 

Шулай ук җитәкче 9 сыйныфлар өчен чит телдән имтиханның әлегә булмаячагы турында да әйтте. Киләсе ике елда алар моңарчыгы кебек үк рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшырачак һәм ике предеметны сайлап алачак (сайлап алу предметлары арасында инглиз теле дә бар).

Рособрнадзор: хыяллар чынга аша

Очрашуда бер үзенчәлекле момент та була: әтисе белән әлеге очрашуга килгән 10 сыйныф укучысы сорау бирнргә дип кулын күтәрә. Һәм үзенең бер хыялын сөйли: ул МГУның ябык күзәтү мәйданчыгын күрү теләге белән яна икән. Рособрнадзор җитәкчесе шунда ук МГУның проректоры Николай Сёминга шалтырата. Проректор кызга шәхсән үзе экскурсия уздырырга вәгъдә итә.

Фото: 

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса