Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 июнь – халыкны социаль яклау хезмәткәре көне

Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны социаль хезмәткәрләрдән башка күз алдына китерү мөмкин булмас иде.

Районыбызда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Бүгенге көндә район халыкны социаль яклау бүлеге карамагында дүрт учреждение: 35 нче номерлы матди ярдәм күрсәтүнең республика үзәге, “Ышаныч-Доверие” халыкка ярдәм күрсәтү үзәге, “Акчарлак” балалар приюты, Корноуховодагы картлар йорты бар.
Һөнәрләренә тугрылык күрсәткән, мактауга лаеклы эшләре хөкүмәтебез тарафыннан бәяләнгән социаль хезмәткәрләр районыбызда шактый. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе социаль яклау бүлеге консультанты Нурия Габдулла кызы Шакировага “Татарстан Республикасы халыкны социаль яклау хезмәтенең атказанган хезмәткәре” исеме бирелү дә күпне аңлата. Шулай ук Илтөзәр Әхмәтшин (Кече Әшнәк), Илһамия Вилданова (Күки), Алсу Мөхәммәтҗанова (Күгәрчен), Людмила Павлова (Балык Бистәсе, Дон-Урай) Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамоталары, Рәмзия Галиева (Күки) Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 
Район халыкны социаль яклау бүлегеннән халык өзелми. Эш иртәсе исә җитәкчелекнең көндәлек мәсьәләләрне барлаудан башлана. Хезмәтләре никадәр генә киң кырлы, җаваплы булмасын, алар өчен беренче чиратта шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары өстенлек итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса