Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

​​​​​​​65 яшьтән узган эшләүче, үз-үзләрен изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар больничныйга чыга алалар

 Карантинга бәйле вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене билгеләү өчен гражданнарга нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Гражданнарга больничный өчен түләү турыдан-туры Социаль иминият фондыннан килә.

 

“Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге гражданнарга үз-үзләрен изоляцияләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Алдарак, Хезмәт министрлыгы 65 яшьтән узган гражданнарны йортларында читтән торып эшләүгә күчерүне тәкъдим итте. Эшчәнлек сфералары  буенча читтән торып  эшләү мөмкин булмаган, үз-үзләрен изоляцияләү режимын сайлаган өлкән яшьтәге гражданнарга исә больничныйга чыгу мөмкинлеге тудырылды”,- дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Эш бирүчеләр авыру йоктыру ихтималы булган группага керүче гражданнарны тулы хезмәт хакларын саклап читтән торып эшләү режимына күчерергә, яки аларның мәгълүматларын вакытлыча эшкә яраксызлык буенча  түләүне рәсмиләштерү өчен Социаль иминият фондына җибәрергә тиешләр.

Өлкән яшьтәге гражданнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр гомуми кагыйдәләргә нигезләнеп башкарыла.Стаж 8 елдан артык булганда эшкә яраксызлык өчен түләү хезмәт хакының 100% ы күләмендә бирелә. База өчен уртача  айлык хезмәт хакы күләме алына ,әмма ул максималь пособие күләменнән ( уртача максималь күләм- аена 69961,65 сум) артык була алмый.

Россия Социаль иминият фонды күрсәтелгән чор өчен пособияләрне эшкә яраксызлык буенча электрон лист формалаштырылган көннән алып 7 календарь көн эчендә түли.

Шунысын да искә төшерәбез: алдарак Хезмәт министрлыгы Социаль иминият фонды белән берлектә чит илләрдән кайткан һәм алар белән бергә яшәүче гражданнарга дистанцион рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү механизмын тормышка ашырган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса