Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

26 нчы май көнне бердәм алдан тавыш бирү  булачак.

26 нчы май көнне бердәм алдан тавыш бирү  булачак. Бу көнне республикада яшәүче сайлаучылар үзләренә якын  участокларына килә алалар.  Республикада барлыгы 460 санау участогы эшләячәк.

 Һәр сайлаучы ике бюллетень алачак һәм “Бердәм Рәсәй” сәяси фиркасе исемлегендә күрергә теләгән һәм бер мандатлы округ буенча безнең кандидатларны сайлый ала. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 нчы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар өчен кандидатлар исемлеге эшләнәчәк.

26 нчы майда кайсы сайлау участогына барырга мөмкинлекне  “Алдан тавыш бирү” («Предварительное голосование») (www.pg.er.ru)  сайтының “Үз участогыңны табу” (“Найти свой участок”) бүлегендә  белеп була. Шулай ук әлеге мәгълүматны  +7 987-225-20-18 телефоны буенча “кайнар линия”дән алырга мөмкин.

“Дәүләт хезмәте” порталы  “Потвержденный” аккаунты булган кешеләр өйдә дә тавыш бирә алалар. Тик тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашып була.

 

фотоправозащита38.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X