21 яшьлек ана баласын саткан
Псковта яшәүче 21 яшьлек ана яңа туган сабыен саткан. Җирле тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, яшь ана ноябрьдә кыз бала тапкан булган.
Бала тудыру йортыннан чыгуга ул социаль челтәр аша алдан сөйләшенгән Вологдада яшәүче хатын кызга сабыен тапшырган.
Баланы сатып алучы кулга алынган. Кызчыкны аңардан алып, табибларга тапшырганнар. Хәзерге вакытта "Кешеләр сату" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
фотоvistanews.ru
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/21-yashlek-ana-balasyn-satkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа