Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда тоташ бәйрәм яллары күп булачак

2020 елда Россия халкын нинди бәйрәмнәр һәм ял көннәре көтәчәге мәгълүм. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

“2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 4 гыйнвар шимбә көнен – дүшәмбе 4 майга; 5 гыйнвар якшәмбене – сишәмбе 5 майга күчерергә”, - диелә документ проектында.

“Шулай итеп, 2020 елда болайрак ял итәчәкбез: 2020 елның 1 гыйнварыннан – 8 гыйнварына кадәр - Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре; 22, 23, 24 февральдә - Ватанны саклаучылар көне;  7, 8, 9 март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1, 2, 3, 4, 5 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9, 10, 11 май - Җиңү бәйрәме; 12,13, 14 июнь - Россия көне; 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне”, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса