Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда ничек ял итәчәгебез билгеле булды

Киләсе елда атнасына биш көн эшләүчеләр барлыгы 246 көн эшләячәк

 Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга производство календарен төзеде.

Елның ничә көнендә эшлибез һәм күпме, кайчан ял итәбез – барысы да Россия законнары нигезендә бик төгәл күрсәтелгән анда. Календарь эш бирүчеләргә эш һәм ял көннәрен алдан ук белеп тору өчен методик ярдәм сыйфатында эшләнсә дә, кайбер саннар һәм министрлык мәгълүматлары гади халыкта да кызыксыну уятырга мөмкин.

Атналык эш вакыты нормасы турында уйланганыгыз яки аңа кагылышлы бәхәскә кергәнегез юкмы икән? Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, эш атнасы биш көнлек, ягъни 40 сәгатьлек булганда, 8 сәгать тәшкил итә ул. Ә инде эш атнасы 40 сәгатьтән кимрәк икән, билгеләнгән эш атнасы озынлыгын биш көнгә бүлүдән килеп чыккан нәтиҗә буларак билгеләнә. Мәсәлән, эш атнасы 39 сәгатьлек булса, эш көне озынлыгы – 7,8 сәгать, 35 сәгатьлек булса, 7 сәгать килеп чыга.

Производство календарена әйләнеп кайтыйк та киләсе елда кайчан ял итәсебезне барлыйк.

Дини бәйрәмнәр көненең, ай календарена һәм традицияләргә туры китереп, Татарстан Президенты Указы нигезендә билгеләнүен искә төшерик. Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, киләсе елда Ураза бәйрәменең якынча көне – 24 майга, Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Хезмәт кодексы нигезендә, ял көне бәйрәмгә (эш көне булмаган) туры килсә, ялның бәйрәмнән соң килүче көнгә күчерелеп, тоташ өч (яки күбрәк тә) көн ял итү гадәтенең яшәп килүен беләбез. Шул ук вакытта Россия хөкүмәтенең гыйнварда бәйрәм көннәренә туры килүче ике ял көнен елның башка көннәренә күчерүгә хокукы бар. Шушы хокуктан файдаланып кабул ителгән карар нигезендә, 4 гыйнвар – шимбә ялы 4 майга (дүшәмбе), 5 гыйнвар – якшәмбе ялы 5 майга (сишәмбе) күчерелә.

Җыеп кына әйтсәк, министрлык исәпләп чыгарганча, киләсе елда атнасына биш көн эшләүчеләр барлыгы 246 көн эшләячәк. Ә инде яллар саны 120 көн булачак.

2020 елда түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкбез:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникулы;

7 гыйнвар – Раштуа;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 Май – Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме;

Корбан бәйрәме.

Татар-информ

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X