Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

14 яшьлек яшүсмер руль артына утырып, 8 яшьлек баланың үлеменә сәбәпче булган

Татарстанда 14 яшьлек яшүсмер җиденче модельле «Жигули» руле артына утырып, кырда юл-транспорт һәлакәте ясаган. Анда 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

  Яңа Чүпрәле һәм Яңа Ишле авыллары арасындагы кыр юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек яшүсмер куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм транспорт әйләнеп капланган», – диелгән хәбәрдә.

Һәлакәт аркасында җиңел машинада булган 8 яшьлек пассажир имгәнүләрдән урында ук үлгән. Машина йөртүче яшүсмерне һәм 15 яшьлек икенче пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Машина йөртүче һәм яшь пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, дип яза "Татар-информ".

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/14-yashlek-yashsmer-rul-artyna-utyryp-8-yashlek-balanlemen-sbpche-bulgan

фотоbash.news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X