Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

14 ноябрь – Бердәм Пенсион грамоталылык көне

    Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һэм махсус  урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белэн тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.

 

 

    Пенсия фондының бүлекчәсе хезмәткәрләре район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, анын ничек формалашуы хәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мохимлеге хакында сойләэячәк.

    Пенсия фондының террритриаль органнарында узачак  экскурсияләр барышында укучылар Пенсия  фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.

     «Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадэр дәвам итәчәк мәгълумат тарату, анлату кампниясенә старт бирә», -  дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

     Элеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында  РФ Пенсия фондының Татарстандагы Булекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында узара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.

       Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Элеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының тө- зелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълумат ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X