Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 марттан безне нинди үзгәрешләр көтә?

Үзгәрешләр булачак.

* Россиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү вакыты 2 мартка кадәр озайтылды. 10 мартта илнең Төп законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карап тикшерү күздә тотыла.

* Яңа ГОСТ таләпләре буенча “яше” утыздан узган иске һәм ретроавтомобильләр, транспорт чарасына паспорт алу өчен, махсус экспертиза узарга тиеш. Беренче чиратта, машинаның гомуми техник торышы, двигателе, тышкы һәм эчке “кыяфәте” бәяләнәчәк.

  * Исерек хәлдә берничә тапкыр административ хокук бозуга (әйтик, хайваннарны җәберләү, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шул исәптән  җәмәгать транспортында билетсыз йөрү һ.б) юл куючылар эчкечелектән мәҗбүри дәваланачак.

  * Касса чеклары үзгәрә – Россия Федераль салым хезмәте аларга үзгәрешләр кертә. Төзәтмәләр башлыча кәгазь касса чегына кагыла: тамгаланган (маркировка) товар атамасы янәшәсендә “М” хәрефе пәйда булачак. Әлегә хәмер, тәмәке, мех әйберләре мәҗбүри тамгаланырга тиеш. Озакламый бу үзгәрешләр кием-салым, аяк-киеме һәм даруларга да кагылачак.  

* 1 марттан 2024 елның 1 гыйнварына кадәр илгә теркәлмәгән дарулар кертелергә мөмкин (сырхауларга гомерен саклап калу өчен бик кирәк булганда). Мондый карарны фәкать махсус табиб комиссиясе генә кабул итә ала.

  * Адвокат эшчәнлеген җайга салуга бәйле кайбер үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, адвокатка түләү күләме аның ярдәме нәтиҗәсенә бәйле булырга мөмкин.

 

 

https://matbugat.ru/news/?id=28297

пр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X