Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 февральгә кадәр БДИ тапшыру өчен гариза бирергә мөмкин

1нче февральгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырыласы фәннәр исемлеген һәм БДИда катнашу вакытын күрсәтергә кирәк.

11нче сыйныф укучылары, узган елларда тәмамлаучылар, һөнәри училищелар студентлары һәм экстерннар шәхсән үзләре дә, ата-аналары һәм законлы вәкилләре аша да, шәхесләрен раслаучы документ нигезендә гариза тапшыра алалар. Гаризага катнашучының һәм әти-әнисе хакындагы шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыгын да беркетергә кирәк, дип яза Казан мэриясе порталы.

Унберенче сыйныф укучылары үз уку йортларына, ә экстерннар үзләре теләгән белем бирү оешмаларына гариза бирә.

Узган елларда тәмамлаучылар гариза биргәндә белем алу турындагы документларның оригиналларын яки белем алу турындагы документларның билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәләрен күрсәтергә тиеш. Урта һөнәри белем алучы студентлар кебек үк, алар да яшәү урыны буенча муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) гариза бирәләр.

gazeta

http://baltaci.ru/news/m%D3%99garif/1-fevralg-kadr-bdi-tapshyru-chen-gariza-birerg-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X