Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

ЮХИДИ хезмәткәрләре “Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү” буенча чаралар үткәрде

​​​​​​​Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре ЮХИДИ идарәсенең Балык Бистәсе районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Татьяна Егорова белән берлектә “Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү” темасына чара үткәрделәр. Анда яшь испекторлар хәрәкәте отрядлары катнашты.

Алар Котлы Бөкәш балалар бакчасы һәм мәктәбендә, шулай ук Биектау мәктәбендә дә булдылар. Чара дәвамында балаларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр, профилактик видеофильмнар күрсәттеләр.

Балалар һәм өлкәннәргә дә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтаручы элементларны кулланырга кирәклеге, ул эелементның җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә катнашкан вакытта өстенлек бирүе турында да сөйләделәр. Татьяна Егорова барлык катнашучыларга яктылык кайтаручы элемент бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса