Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный Аппараты «кайнар линия» үткәрә 

10 декабрь - кеше хокуклары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный Аппараты 2019 нчы елның 9 декабрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр  халык өчен хокукый мәсьәләләрне аңлатып «кайнар линия» үткәрә. 

Гражданнарга Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный, аның Аппараты, Татарстан Республикасы буенча  Дәүләт Хезмәт инспекциясе, «Торак-комммуналь хезмәте өлкәсендә иҗтимагый контроль үткәрү төбәк үзәге», «Медик-социаль экспертиза баш бюро»сы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Рәсәй Федерациясенең социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге вәкилләре  консультация үткәрәчәкләр. «Кайнар линия»нең телефоны: (843) 236-00-71. Шулай ук торак һәм хезмәт өлкәсендә хокукларны яклау - (843) 236-40-17, хәрбиләрнең, ирегеннән мәхрүм ителгәннәрнең хокукларын яклау  (843) 236-89-15, инвалидларны реабилитацияләү өчен техник җиһазлар белән тәэмин итү, аларның, мигрантларның һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау -   (843) 236-89-28 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X