Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Автомобиль урлап киткән балыкбистәленең эше судта каралды

Исерткеч эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә итүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында күпме әйтелсә, язылса да  кайберәүләр ишетми һәм тиешле нәтиҗә ясамый.  

Узган ел Балык Бистәсендә автомобиль урлап киткән С. ның эше судта каралды.  
01.00 сәгатьтә гражданин С. исерек хәлдә йорт капкасы каршында эшләп торучы автомобильдә беркем дә булмавыннан файдаланып, руль артына утырып, аны урлап китә. Автомобиль хуҗасы белеп алганчы  Балык Бистәсе урамнары буйлап йөри. Иртәнге дүртенче яртыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең машиналар куя торган мәйданчыкка кереп, идарәне югалтып, баганага бәрелә һәм вакыйга урыныннан кача.
Моңа кадәр инде ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга, исерек килеш руль артына утырган өчен 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылган.
Аны табып, медицина тикшерүе барышында сулый торган һавада 0,598 мг/л күләмендә абсолют этил спирты булуы ачыкланган.
Шулай ук ул хокук саклау органнары хезмәткәренә карата үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерә, агрессия күрсәтә башлый һәм физик көч куллана.
Хөкем ителүче үзен тулысынча гаепле дип тапкан һәм тәүбә иткән. 
Суд карары белән гражданин С. ны 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 1 ел 3 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Суд билгеләнгән җәзаны шартлыга алыштыра һәм 1 ел сынау срогы билгели. Аның дәвамында хөкем ителүче үз тәртибе белән төзәлүне расларга тиеш. Шартлы рәвештә хөкем ителүчегә махсус дәүләт органы хәбәреннән башка даими яшәү урынын үзгәртмәскә, анда айга бер тапкыр теркәлү кебек вазифалар йөкләнә. 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса