Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бар шундый һөнәр-закон тәртибен саклау

​​​​​​​ Бүгенге тормышыбызда хокук саклау органнарының роле зур. Һәр кеше үзенең, якыннарының, ата-анасының, балаларының куркынычсызлыгына тулысынча ышанган , инанган булырга тиеш.  Ә безнең тынычлыкны, иминлекне нәкъ менә полиция хезмәткәрләре тәэмин итә дә инде. Җинаятчелек белән көрәшнең алгы сафында да алар. Күп кенә яшьләр тормышларын шушы кайвакыт куркыныч та, авыр да, әмма бик кирәкле дә һөнәргә бәйләү турында уйланалардыр.  Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртипләре, хезмәт шартлары, үзенчәлекләре турында сөйләвен сорап район эчке эшләр бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Динар Ахуновка мөрәҗәгать иттек.

 

-Динар Сәүдаханович, бүгенге көнгә безнең эчке эшләр бүлегенә нинди хезмәткәрләр таләп ителә?

-Безнең бүлеккә полициянең участок уполномоченныйлары начальнигы, оператив дежурный ярдәмчесе, полицейский-машина йөртүче, ИВС посты полицейские кирәк.

-Полициядә хезмәт итәргә теләүчеләр нинди таләпләргә җавап бирергә тиешләр соң?

-Эчке эшләр органнарына 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәр булган югары, урта һөнәри, гомуми урта белемле Россия Федерациясе гражданнары хезмәт итә ала.  Алар үзләренең шәхси, эшлекле сыйфатлары, физик әзерлекләре, сәламәтлекләре буенча квалификацион таләпләргә туры килергә тиешләр әлбәттә.

-Ә кемнәр полициядә хезмәт итә алмыйлар, берәр төрле чикләүләр бармы?

-Чикләүләр бар әлбәттә.  Хөкем ителгән, чит ит гражданлыгы булган, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгы алынган, эчке эшләр органнарына эшкә урнашканда ялган документлар, дөрес булмаган мәгълүмат биргән, шулай ук сәламәтлеге буенча тиешле таләпләргә туры килмәгән гражданнар полициядә хезмәт итә алмыйлар.

 

-Полиция хезмәткәрләренә нинди социаль гарантияләр бирелә?

- Төп хезмәт хакыннан ( оклад) тыш хезмәткәрләргә өстәмә түләүләр каралган: хезмәт иткән еллар (выслуга лет), хезмәтнең аерым шартлары, класслылык өчен өстәмәләр, премияләр, материаль ярдәм һәм законда каралган башка түләүләр. Барлык хезмәткәрләр   иминиятләштереләләр.

 

-Динар Сәүдаханович, яшьләребез Россия эчке эшләр министрлыгының нинди уку йортларына кереп укый алалар?

- Балык Бистәсе районы эчке эшләр  бүлеге Россия эчке эшләр министрлыгының Югары уку йортларына кандидатлар сайлау буенча да эшчәнлек алып бара. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына 25 яшькә кадәр булган урта гомуми, башлангыч һөнәри (урта белем белән) белемле гражданнар кабул ителә. Алар сәламәтлекләре, физик әзерлекләре буенча эчке эшләр торганнарында хезмәт итәргә яраклы булырга тиешләр әлбәттә. Институт “ милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү”, “хокук саклау эшчәнлеге” буенча белгечләр әзерли. Уку чоры хезмәт стажына керә. Курсантларга акчалата (беренче курста 12 мең сумнан алып) түләү каралган, алар торак, кием-салым белән тәэмин ителәләр. Уку һәм хезмәт чорында граңданнар  армия Укуны тәмамлагач курсантларга “полиция лейтенанты” дәрәҗәсе бирелә, эшкә урнашу гарантияләнә.

Төп гомуми  белем программасы буенча 8 сыйныфны тәмамлаган үсмерләр исә Албуга суворов хәрби училищесына керә алалар. Кандидатлар сәламәтлекләре буенча  1-II группа туры килергә тиешләр.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

реклама

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса