Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә акция бара

2021 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Наркотикларсыз тормыш» дип аталган наркотикларга каршы акция уза.

Айлык үткәрүнең төп максаты – республика территориясендә наркологик торышны профилактикалау, шулай ук наркомания һәм наркоҗинаятькә каршы көрәш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары, гражданнар һәм халык тырышлыкларын берләштерү.
Акция кысаларында Яшьләр эшләре, спорт, мәгариф, социаль яклау, мәдәният, сәламәтлек саклау органнары белән берлектә наркотикларга каршы профилактик чаралар үткәрелә.
Моннан тыш җәйге чорда, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, өзлексез профилактик эш алып баруны тәэмин итү максатларында, җәйге сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар (спартакиадалар, квестлар, дискуссияләр, викториналар, сюжетлы-рольле уеннар, сәламәтлек театрлары, плакатлар, стена газеталары һәм башкалар) үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш» операциясендә катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле эшчәнлек фактлары турында гражданнар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «02», «Ышаныч телефоны» 291-20-02, шулай ук яшәү урыны буенча полиция бүлегенең дежур частенә 22-102 телефонына хәбәр итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X