Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районына мобиль хезмәт килә

Рәсәй юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы белән берлектә республиканың авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча оештыру эшләре алып бара.

Гражданнарга хокукый сорауларга консультацияләр бирү максатыннан министрлыклар, ведомстволар һәм оешма, шул исәптән Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция Суды Аппараты, Юстиция, Сәламәтлек саклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы, Рәсәй Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы бүлеге, Пенсия фонды бүлеге, “Рәсәйнең юристлар Ассоциациясе” бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы буенча кеше хокуклары уполномоченный Аппараты, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы нотариаль палата  белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультация төркемнәре оештырылды.
2019 нчы елның 21 нче ноябрендә Балык Бистәсе хакимияте бинасында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр (10 сәгать 40 минуттан 11 сәгать 20 минутка кадәр беренче гимназиядә дәрес) һәм 13 сәгать 30 минуттан 15 сәгатькә кадәр Котлы Бөкәш авыл җирлегендә һәм мәктәбендә түләүсез ярдәм күрсәтү буенча әлеге төркем хезмәт куячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X