Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районы балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди мәсьәләләр каралган

Күптән түгел район балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе Фирдания Әхмәтҗанова алып барды. Комиссия эшендә район прокуроры ярдәмчесе Карина Акчурина катнашты.

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең сәркатибе Гөлчирә Габдрахманова “Муниципаль район һәм шәһәр округлары органнарына балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”гы законны тормышка ашыру барышы хакында чыгыш ясады.
Быел “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе- 2019” республика конкурсында җиңү яулаган Чыршылы Елга авыл клубы мөдире Алсинә Сибгатуллина үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Ведомствоара социаль-реабилитацион консилиум сәркатибе, СОП мәгълүмат системасы базасы администраторы Гөлнара Нуриәхмәтова “Социаль  куркыныч хәлдәге гаиләләрне, балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинг” мәгълүмат системасын тутыру барышын анализлады.
Утырышта шулай ук балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәүче  бер анага карата ачылган административ хокук тәртибе бозу эше каралды.

И. Шакирҗанов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X