Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе муниципаль районында бөтенрәсәй акциясенең икенче этабы үткәрелә

Балык Бистәсе муниципаль районында 2019 нчы  елның 11 нче ноябреннән 22 нче ноябренә кадәр ”Үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” бөтенрәсәй акциясенең икенче этабы үткәрелә.

Әлеге чара җәмгыятьнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга юнәлтелгән. Наркотикларның законсыз әйләнү очракларына тап булсагыз Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе буенча бүлегенә  хәбәр итегез.

* * *

Шулай ук  2019 нчы  елның 11 нче ноябреннән 20 нче ноябренә кадәр районда “Россия балалары-2019” (“Дети России-2019”) комплекслы ведомоствоара оператив - профилактик  операциянең икенче этабы үткәрелә.

 Аның максаты балигъ булмаганнар арасында наркотиклар таралуны кисәтү, аларны наркотиклар тарату кебек җинаятьчел юлга аяк басудан коткару һәм  халыкны наркотиклар куллануның зыянлы яклары, кулланган очракта җаваплылыгы  турында мәгълүматларны җиткерүне күздә тота.

Әлеге күренешләр турында Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе буенча бүлегенә 8(84361) 2-21-02 телефоны аша хәбәр итегез

фото: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/03/13/601928/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса